Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда йод дефицитына багышланган акция старт алды

6 октябрьдән алып илебездә йод дефицитына багышланган акция старт алды. Шул уңайдан табиб-эндокринолог Рөстәм Джанзаков белән әңгәмә корып алдык. Бүгенге көндә җитди мәсьәлә булып баскан организмга йод җитмәүдән килеп чыккан авырулар турында ул менә нәрсәләр сөйләде: -Йод - кеше организмына иң кирәкле микроэлементларның берсе. Тишеренүләрдән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләр аны көненә...

6 октябрьдән алып илебездә йод дефицитына багышланган акция старт алды. Шул уңайдан табиб-эндокринолог Рөстәм Джанзаков белән әңгәмә корып алдык. Бүгенге көндә җитди мәсьәлә булып баскан организмга йод җитмәүдән килеп чыккан авырулар турында ул менә нәрсәләр сөйләде:
-Йод - кеше организмына иң кирәкле микроэлементларның берсе. Тишеренүләрдән күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләр аны көненә нибары 40-80 мкг гына куллана, бу нормадан 3 тапкырга азрак. Йод җитмәүдән күп кеше интегә. Беренче чиратта, әлбәттә, балалар. Йод җитмәүнең «визит карточкасы» - акыл зәгыйфьлеге, үсешнең тоткарлануы. Безнең өстәлләрдә балык ризыклары бик аз. Бөтенләй дә юк диярлек.
Калкансыман биз эшчәнлегенең бозылуында да төп сәбәпләрнең берсе - организмга йод җитмәү. Бу очракта биз организмга кирәк кадәр гормоннар эшләп чыгару өчен зурая башлый. Шуның өстенә әле иммунитет та көчсезләнә. Биз дөрес эшләсә, кешенең бөтен организмы сәламәт була. Ул эшләп чыгара торган гормоннар йөрәк эшчәнлегенә, холестеринның күпме булуына, кешенең авырлыгына, мускул көченә, күрү сәләтенә, чәчләргә, тән тиресенә һәм башка бик күп җирләргә йогынты ясый. Шуңа күрә эшләп чыгарган гормоннарның җитенкерәмәве дә, артык күп булуы да организм өчен бердәй зыянлы.
Бүгенге көндә район үзәк сырхауханәсендә 385 кеше төенле зоб авыруы белән исәптә тора.
Әгәр инде йодлаштырылган тоз җиткелекле күләмдә кулланылса, бу авыруларны тудырмаска да мөмкин. Мондый тозны капкачлы савытта караңгы урында тотарга киңәш ителә һәм инде аны кайнар ашка түгел, ә суынгач салырга кирәк. Өлкән кешеләргә йод даруларын калкансыман биз авыруы бармы-юкмылыгын тикшергәч кенә куллану мәслихәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда йод дефицитына багышланган акция старт алды