Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данлыклы Багбостан Азнакайның Мәндәй авылы кызы булып чыкты

22-23 сентябрь көннәрендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы 60 меңләп татар яшәүче Оренбург каласында күчмә утырышын үткәрде. Анда илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән вәкилләр, Татарстаннан 350ләп кеше, безнең Азнакай районыннан да район бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева җитәкчелегендә делегация катнашты. Әлеге тарихи әһәмиятле чарадан кайткач, "Ак калфак"ның район оешмасы да чираттагы...

22-23 сентябрь көннәрендә "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы 60 меңләп татар яшәүче Оренбург каласында күчмә утырышын үткәрде. Анда илебезнең төрле почмакларыннан, чит илләрдән вәкилләр, Татарстаннан 350ләп кеше, безнең Азнакай районыннан да район бүлеге җитәкчесе Эльвира Галиева җитәкчелегендә делегация катнашты.
Әлеге тарихи әһәмиятле чарадан кайткач, "Ак калфак"ның район оешмасы да чираттагы сөйләшүгә җыелды. Эльвира Сәйлүн кызы Оренбургтан алган тәэсирләре белән уртаклашты, утырышта каралган мәсьәләләргә тукталды. Каладагы "Милли авыл" мәдәни комплексы, андагы татар дөньясы үзәге, өлкәнең борынгы гореф-гадәтләребезне, телебезне, тарихи кыйммәтләрне саклап яшәгән татар авыллары аеруча күңеленә хуш килеп, милләтебез өчен зур горурлык хисләре тудырган. Әлбәттә, бөтен дөньяга даны таралган Оренбург шәлләре осталары, аларның мастер-класслары да ихлас тәэсирләр калдырган.
- Без бу утырыштан үзебез өчен зур тарихи ачыш белән кайттык, - диде "Ак калфак"ның район җитәкчесе Эльвира Галиева. - Азнакайдан икәнлегебезне белгәч, тарихчылар, милләттәшләребез Оренбургта яшәгән, мөгаллимәләр әзерләү мәктәбенә нигез салган Багбостан Мөэминова, аның Азнакай районының Мәндәй авылы кызы булуы хакында сөйләп, безне шаккатырдылар. Бергәләп аның нәсел тамырларын өйрәнү, эзләнү эшләре алып барырга тәкъдим иттеләр.
Багбостан бик укымышлы, зыялы була. 1908 елда Оренбург байлары тарафыннан ачылган татар кызлары урта мәктәбендә мөдирә һәм мөгаллимә булып эшли, 1917 елдан соң халык аны "Багбостания" мәктәбе дип йөри башлый.
Ул Кабан авылында да мөгаллимәләр курсы ача. аның укыту программасы гәзитләрдә бастырыла, гыйльми хезмәтләрен китап итеп туплыйлар. Төркия парламентының мәртәбәле җыенында чыгыш ясап сокландыра. Соңыннан ул Уфага күчә, шәхес культы корбанына себер сөргенен дә үтәргә туры килә. Багбостан ханым 1963 елда вафат була. Безгә менә шушы легендар якташыбыз, милләтебезнең олпат шәхесе турында бергәләп мәгълүматлар тупларга кирәк.
Бу тәкъдим-чакыруны аккалфаклылар бердәм хуплады, кичекмәстән керешәсе эшләр барланып, алга максатлар куелды.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Данлыклы Багбостан Азнакайның Мәндәй авылы кызы булып чыкты

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данлыклы Багбостан Азнакайның Мәндәй авылы кызы булып чыкты