Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүген Азнакайда “Минем киләчәк” һөнәрем” республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә бүген "Минем киләчәк" һөнәрем" республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән 47 иҗат эше алынып, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, укытучылар, журналистлардан торган компетентлы жюри аларны "иләктән үткәрде". Гимназия, Актүбә бистәсенең 3нче, Азнакай шәһәренең 9нчы, 3нче, Чалпы, Сарлы, Тымытык мәктәпләренең, лицей укучыларының бәйгедә актив катнашуын әйтергә...

Азнакай шәһәре мәшгульлек үзәгендә бүген "Минем киләчәк" һөнәрем" республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды. Бәйгегә районыбыз мәктәпләреннән 47 иҗат эше алынып, мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре, укытучылар, журналистлардан торган компетентлы жюри аларны "иләктән үткәрде". Гимназия, Актүбә бистәсенең 3нче, Азнакай шәһәренең 9нчы, 3нче, Чалпы, Сарлы, Тымытык мәктәпләренең, лицей укучыларының бәйгедә актив катнашуын әйтергә кирәк.

Шулай итеп, иншалар номинациясендә Сукаеш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Илназ Дәүләтшин беренче, лицейның 10 сыйныф укучысы Лия Хәсәнова икенче, Тымытыктан Илшат Шәйгарданов өченче урынна яуладылар. Эретеп ябыштыручы, дизайнер, инженер булу теләген белдергән егет-кызларның сайлаган һөнәрләренә бүгеннән үк әзерләнеп, өлкәннәр ярдәмендә аларның серләренә төшенергә, үз куллары белән "тотып карарга" омтылышы игътибарны җәлеп итә.

Башка еллардан үзгә буларак, быел бәйгегә рәсем һәм видеороликлар номинацияләре дә өстәлгән. Азнакай 2нче урта мәктәбе укучысы Илһам Зариповның, Чубар Абдулдан Равил Җиһангировның рәсемнәре беренче-икенче урыннарга лаек булса, Сарлыдан Булат Илаевның, Актүбә 3нче мәктәбеннән Илсур Кашаповның иҗатлары өченче урынны бүлеште. Актүбә 3нче мәктәбеннән Ләйлә Гәрәева, Сарлыдан Мансур Төхбәтуллинның рәсемнәре дә осталыгы белән жюри игътибарын җәлеп итте.

Район этабында җиңү яулаган эшләр республика бәйгесенә җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бүген Азнакайда “Минем киләчәк” һөнәрем” республика бәйгесенең район этабына йомгак ясалды