19 ноябрь 2017 яңалыклары
-
Азнакай егете Данир Сабировның кызы "Лучше всех" тапшыруында чыгыш ясады - ВИДЕО
Татар эстрадасы йолдызы, Азнакай егете Данир Сабировның 7 яшьлек кызы Мәрьям "Беренче канал" ("Первый канал") федераль телеканалында чыгыш ясап, тамашачыларны һәм тапшыруны алып баручы Максим Галкинны таң калдырды. Бии торган спортчы һәм спорт биючесе, Казанның иң сыгылмалы кызы, дип тәгъдим итте нәни гимнастканы Максим Галкин. Мәрьям үзе белән барлык медальләрен...
-
Азнакайда экологик семинар үтте
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Экология елына нәтиҗә ясау максатыннан, Әсәй авылы җирлегендә экологик семинар үтте. Авылдагы су линияләренә ремонт ясалган. Авыл җирлекләренең иң авырткан җире - тузып-таралып яткан чүплекләрнең бүген инде эзе дә калмаган. Авыл җирлеге "Грант" республика конкурсында катнашып, 1 миллион сум күләмендә акча откан булган. Әлеге акчага быел ике авылда...
-
Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада быел да беренче
Редакция фотосы Азнакай умарталары кышкы сакланышка куелган. Яңгырлар күп булу сәбәпле, быел уңыш начаррак булды, дип хәбәр итте умартачылык буенча Азнакай районы инспекторы Әдип Хаҗиев. Якынча алганда бер баш умартага 50 кг бал җитештерелде. Быел да Азнакай умартачылары товарлыклы бал җитештерү буенча республикада - беренче, корт оялары саны буенча икенче...
-
Иртәгә Азнакай балаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр
Иртәгә Азнакайда балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы федераль законны һәм "Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы ТР законын тормышка ашыру ниятеннән үткәрелә. Әлеге чара 20 ноябрьдә 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Ленин ур.,...
-
Азнакайдан 19 егет Мәскәү, Самара һәм Читага хәрби хезмәткә китте
Азнакай районыннан тагын 19 егет хәрби хезмәткә алынды. Хәрби комиссариатта соңгы тикшерү узган 19 егеткә район башлыгы - чакырылыш комиссиясе рәисе Марсель Шәйдуллин исеменнән аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов изге теләкләрен, Азат хәзрәт хәер-фатихасын ирештерде. Республика хәрби комиссариатының...
-
Азнакайның Митрәй авылында су скважиналарын яңарту һәм гидранталар кую турында сөйләштеләр
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Әсәй һәм Митрәй авыл җирлекләре башлыгы Люция Вәлиева чыгышыннан күренгенчә үзара салым җыю авылда булган күп кенә проблемаларны уңай хәл итүгә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, әлеге ике авылның әйләнә-тирә моһитен саклауга бар игътибар юнәлгән: агымдагы елда юллар төзекләндерелгән, юлларга чокыр ремонты ясалган, чуерташ (щебенка) түшәлгән. Митрәйдәге иске күпер, ташландык...
-
Авылларының киләчәге өчен халык битараф түгел.
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Чалпыда үзара салым буенча референдум уздыру мәсьәләләре каралды Авыл җирлеге башлыгы Альянс Мөхәммәтшин соңгы елларда башкарылган эшләрне барлады. Халыктан җыелган үзара салым акчаларына күпер, авыл юллары, су челтәрләренең төзекләндерелүе, урам утларының яңартылуы турында хисап тотты. ФОТОРЕПОРТАЖ >>> aznakaevo-rt.ru Авылларының киләчәге өчен авыл халкы битараф түгел. Шуңа да үткән...
-
РЕФЕРЕНДУМГА БАРАБЫЗ!
Билгеле булганча, 19 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум уза. Әлеге чарага карата халык фикере белән кызыксынып, без сораштыру үткәрдек. Марат ШӘРИПОВ, Сарлы авыл җирлеге башлыгы: - Безнең Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары халкы ел саен референдумда зур активлык күрсәтәләр. Үзара салым акча- сына зиратларны төзекләндердек, кышын юлларны кардан чистартып...
-
Бүген Азнакай районы авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар уза
(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Билгеле булганча, 19 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум уза. Әлеге чарага карата халык фикере белән кызыксынып, без сораштыру үткәрдек. Марат Шәрипов, Сарлы авыл җирлеге башлыгы: - Безнең Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары халкы ел саен референдумда зур активлык күрсәтәләр. Үзара салым акчасына зиратларны төзекләндердек, кышын юлларны кардан...