Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Авылларының киләчәге өчен халык битараф түгел.

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Чалпыда үзара салым буенча референдум уздыру мәсьәләләре каралды Авыл җирлеге башлыгы Альянс Мөхәммәтшин соңгы елларда башкарылган эшләрне барлады. Халыктан җыелган үзара салым акчаларына күпер, авыл юллары, су челтәрләренең төзекләндерелүе, урам утларының яңартылуы турында хисап тотты. ФОТОРЕПОРТАЖ >>> aznakaevo-rt.ru Авылларының киләчәге өчен авыл халкы битараф түгел. Шуңа да үткән...

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Чалпыда үзара салым буенча референдум уздыру мәсьәләләре каралды

Авыл җирлеге башлыгы Альянс Мөхәммәтшин соңгы елларда башкарылган эшләрне барлады. Халыктан җыелган үзара салым акчаларына күпер, авыл юллары, су челтәрләренең төзекләндерелүе, урам утларының яңартылуы турында хисап тотты.

ФОТОРЕПОРТАЖ >>> aznakaevo-rt.ru

Авылларының киләчәге өчен авыл халкы битараф түгел. Шуңа да үткән җыенда актив булдылар. Сүз янгын куркынычсызлыгы, тормыш иминлеге хакында да барды. Чалпылылар авылның элекке "Болгар" кафесы бинасының буш торуына да борчу белдерделәр. Көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов әлеге проблема белән танышты, һәм тиз арада тиешле чаралар күрергә кирәклеген ассызыклады.

"Маяк" газетасының даими хәбәрчесе Энҗе Галәветдинова чалпылыларны җирле матбугат эшчәнлеге белән таныштырды. Газетада ачылган яңа рубрикалар, кертелгән уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Район вакыйгаларын яктыртуда бергәләп эшләргә, "Маяк" белән һәрчак элемтәдә булырга чакырды. Журналист газетаның киләсе яртыеллыгына язылу кампаниясенең дәвам итүен әйтте, җыен ахырында авыл халкын газетага яздырды.

Шулай ук бүген Азнакай районы авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Чалпы авылы халкы элекке “Болгар” кафесы бинасының буш торуына борчу белдерде