Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайдан 19 егет Мәскәү, Самара һәм Читага хәрби хезмәткә китте

Азнакай районыннан тагын 19 егет хәрби хезмәткә алынды. Хәрби комиссариатта соңгы тикшерү узган 19 егеткә район башлыгы - чакырылыш комиссиясе рәисе Марсель Шәйдуллин исеменнән аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов изге теләкләрен, Азат хәзрәт хәер-фатихасын ирештерде. Республика хәрби комиссариатының...

Азнакай районыннан тагын 19 егет хәрби хезмәткә алынды.

Хәрби комиссариатта соңгы тикшерү узган 19 егеткә район башлыгы - чакырылыш комиссиясе рәисе Марсель Шәйдуллин исеменнән аның урынбасары Наҗәт Нәгыймов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, районның ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов изге теләкләрен, Азат хәзрәт хәер-фатихасын ирештерде.
Республика хәрби комиссариатының Азнакай бүлеге начальнигы Рәдиф Камалеев бүген китүче егетләрнең 15енең районыбыз белән шефлык итүче частька - Самарага, 2сенең - Мәскәүгә, тагын 2сенең Читага юл тотуын әйтте.
Бүгенге көндә Самарада 60 егетебез хезмәт итә. Аларның 30ы кайтырга әзерләнә, тагын шулкадәре үк аны кабаттан тулыландырачак.
Репортажны тулысынча "Маяк" газетасы битләрендә укыгыз.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайдан 19 егет Мәскәү, Самара һәм Читага хәрби хезмәткә китте