Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

РЕФЕРЕНДУМГА БАРАБЫЗ!

Билгеле булганча, 19 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум уза. Әлеге чарага карата халык фикере белән кызыксынып, без сораштыру үткәрдек. Марат ШӘРИПОВ, Сарлы авыл җирлеге башлыгы: - Безнең Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары халкы ел саен референдумда зур активлык күрсәтәләр. Үзара салым акча- сына зиратларны төзекләндердек, кышын юлларны кардан чистартып...

Билгеле булганча, 19 ноябрьдә авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум уза. Әлеге чарага карата халык фикере белән кызыксынып, без сораштыру үткәрдек.

Марат ШӘРИПОВ, Сарлы авыл җирлеге башлыгы:

- Безнең Сарлы, Сөендек, Бүләк авыллары халкы ел саен референдумда зур активлык күрсәтәләр. Үзара салым акча- сына зиратларны төзекләндердек, кышын юлларны кардан чистартып торабыз. Сарлыда иске зиратның коймаларын яңартасы калды. Быел җыелышта үзара салым акча- сын 300 сумнан җыярга дип карар кылдык. Кемдер өчен бу зур сумма кебек тоела, әмма ул елга бер генә тапкыр җыела һәм үз файдабызга тотыла бит. Шуңа күрә авылдашлар бердәм булырлар дип ышанам.

Айрат БАТЫРОВ, "Форпост" директоры:

- Азнакайда эшләсәм дә, туган авылым Сукаешта яшим. Бишенче ел үзара салым буенча референдум уздырыла, берсеннән дә калганым юк. Халык та файдасын күрә. Авылларыбыз күзгә күренеп матурлана, төзекләнә. Әлеге акчага урамдагы юлларга таш түшәлде, зиратлар коймаланды. Барысы да үзебез өчен бит. Халыктан җыелган һәр 1 сумга хөкүмәтнең 4 сум өстәве дә зур файда. Мондый форсатны һич тә кулдан ычкындырырга ярамый. Барлык авылдашларымны 19 ноябрьдә референдумда катна- шырга чакырам.

Любовь ДУЛЬСКАЯ, хезмәт ветераны:

- Мин Микулино авылында туып үстем, хезмәт юлымның күп өлеше дә биредә узды. 25 ел авыл Советы депутаты булып тордым. Җирлегебездә үзара са- лым акчасына башкарган эшләрне санап бетерерлек түгел: күпер, юллар төзекләндерелде, Благодатное һәм Микулинода зиратлар коймаланды, Йолдызда бу эш бара. Дмитриевкада су челтәре алыштырылды. Микулинода ике катлы йортларда канализация чокыры ре- монтланды. Корыган агачлар киселә, чүп үләннәре чабыла. Халык соравы буенча Александровкада юл билгеләре урнаштырылды. Кечкенә генә авыллар бюджетыннан бу кадәр эшләрне башкару һич мөмкин түгел. Шуңа күрә мин район хал- кын референдумда катнашырга чакырам. Бары уртак тырышлык, көч белән генә авылларыбызның йөзен яхшырта алабыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев