Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакай егете Данир Сабировның кызы "Лучше всех" тапшыруында чыгыш ясады - ВИДЕО

Татар эстрадасы йолдызы, Азнакай егете Данир Сабировның 7 яшьлек кызы Мәрьям "Беренче канал" ("Первый канал") федераль телеканалында чыгыш ясап, тамашачыларны һәм тапшыруны алып баручы Максим Галкинны таң калдырды. Бии торган спортчы һәм спорт биючесе, Казанның иң сыгылмалы кызы, дип тәгъдим итте нәни гимнастканы Максим Галкин. Мәрьям үзе белән барлык медальләрен...

Татар эстрадасы йолдызы, Азнакай егете Данир Сабировның 7 яшьлек кызы Мәрьям "Беренче канал" ("Первый канал") федераль телеканалында чыгыш ясап, тамашачыларны һәм тапшыруны алып баручы Максим Галкинны таң калдырды.

Бии торган спортчы һәм спорт биючесе, Казанның иң сыгылмалы кызы, дип тәгъдим итте нәни гимнастканы Максим Галкин.

Мәрьям үзе белән барлык медальләрен алып чыкты һәм нәфис гимнастика ярышларында яулаган казанышлары белән таныштырды.

Әнисе Миләүшә бик тыйнак кына микрофон тотып утырса, Данир, үзенә хас хозурлык белән иптәш Максим Александровичны татар телендә сәләмләде.

Мәрьям нәфис гимнастика спортында 4 ел икән инде. Спорт залында ул атнасына 5 көн өчешәр ярым сәгать шөгыльләнә икән. Төрле көйләргә кечкенә чактан ук үзе биюләр иҗат итә, дип аңлатма бирде әнисе Миләүшә.

Мәрьям борынгы грек иленең сугышчысы - спартанец костюмына киенгән иде. Аны сәхнәгә күчерелмә тәхеттә 4 ир-егет - спартанецлар алып чыкты. Алдыннан һәм артыннан берәр сугышчы факеллар тотып барды. Искитмәле тамаша! Тәхеттән сәхнәгә төшеп, чыгыш ясый башлагач та, Мәрьямнең томышта да чын спартанец булуына бөтен халык инанды. Бу кадәр харизма, күрәсең, әтисеннән күчкәндер.

- Без болай да нәфис гимнастика буенча дөньяда алдынгы ил, Мәрьям кебек талантлар булганда, киләчәккә өмет зур, - дип әйтте Максим Галкин һәм нәни гимнасткага "Лучше всех" медален, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Айгөл ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай егете Данир Сабировның кызы