Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның Митрәй авылында су скважиналарын яңарту һәм гидранталар кую турында сөйләштеләр

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Әсәй һәм Митрәй авыл җирлекләре башлыгы Люция Вәлиева чыгышыннан күренгенчә үзара салым җыю авылда булган күп кенә проблемаларны уңай хәл итүгә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, әлеге ике авылның әйләнә-тирә моһитен саклауга бар игътибар юнәлгән: агымдагы елда юллар төзекләндерелгән, юлларга чокыр ремонты ясалган, чуерташ (щебенка) түшәлгән. Митрәйдәге иске күпер, ташландык...

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Әсәй һәм Митрәй авыл җирлекләре башлыгы Люция Вәлиева чыгышыннан күренгенчә үзара салым җыю авылда булган күп кенә проблемаларны уңай хәл итүгә мөмкинлек бирә.

Мәсәлән, әлеге ике авылның әйләнә-тирә моһитен саклауга бар игътибар юнәлгән: агымдагы елда юллар төзекләндерелгән, юлларга чокыр ремонты ясалган, чуерташ (щебенка) түшәлгән.

Митрәйдәге иске күпер, ташландык ферма биналары сүтелгән, авыл советы бинасына капиталь ремонт ясалган. Әсәй авылында зират киңәйтелгән, тәртипкә китерелгән, чүп салу өчен контейнерлар урнаштырылган.

ФОТОРЕПОРТАЖ >>> www.aznakaevo-rt.ru

Мәчет янына зур матур мәдрәсә төзелгән. Янгын депосына ремонт ясалган, янгын сүндерү машинасы - Зил алынган. Ике авылга да балалар мәйданчыгы кайтарылу, чишмәләрнең тәртипкә китерелүе, район оешмалары катнашында Стәрле елгасына агач утырту - шулай ук куанычлы хәл.

Митрәй авылы халкы урамнар яктыртылуыннан канәгать булса, су линияләренең, колонкаларның төзек булмавына, чишмә суы юклыгына борчу белдерде. Шулай, әлеге авылда эшлисе эшләр күп. Митрәй авылы мәдәният йорты күптән ремонт ясауга моһтаҗ. Су скважиналарын яңарту, гидранталар кую, Стәрле елга буйларын ныгыту эшләре алга таба да дәвам итәчәк.

Район башлыгы урынбасары Нәҗәт Нәгыймов авылда булган җитешсезлекләр, сораулар үз вакытында исәпкә алынып, алга таба чишелеш табачак, һәр юнәлештә җитди эш алып барылачак, дип белдерде. Люция Вәлиева митрәйлеләрне авыл тормышы белән кызыксынып яшәргә, көнүзәк мәсьәләләрне бергә хәл итергә чакырды.

Күмәк эшләрдән читтә калмаска, 19 ноябрьдә үткәреләчәк референдумда актив катнашырга дәште.

"Маяк" газетасының даими хәбәрчесе Энҗе Галәветдинова чалпылыларны җирле матбугат эшчәнлеге белән таныштырды. Газетада ачылган яңа рубрикалар, кертелгән уңай үзгәрешләр турында сөйләде. Район вакыйгаларын яктыртуда бергәләп эшләргә, "Маяк" белән һәрчак элемтәдә булырга чакырды. Журналист газетаның киләсе яртыеллыгына язылу кампаниясенең дәвам итүен әйтте, җыен ахырында авыл халкын газетага яздырды.

Шулай ук бүген Азнакай районы авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның Митрәй авылында су скважиналарын яңарту һәм гидранталар кую турында сөйләштеләр