ҖӘМГЫЯТЬ

Иртәгә Азнакай балаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр

Иртәгә Азнакайда балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак. Ул "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы федераль законны һәм "Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы ТР законын тормышка ашыру ниятеннән үткәрелә. Әлеге чара 20 ноябрьдә 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Ленин ур.,...

Иртәгә Азнакайда балаларга Бөтенроссия хокукый ярдәм күрсәтү көне узачак.

Ул "Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы федераль законны һәм "Татарстан Республикасы гражданнарына бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында"гы ТР законын тормышка ашыру ниятеннән үткәрелә.

Әлеге чара 20 ноябрьдә 9.00 - 12.00 сәгатьләрдә Азнакай шәһәренең Балалар иҗаты үзәге бинасында (Ленин ур., 18 нче йорт) узачак.

Сорау-җавап формасында адвокатлар, нотариуслар, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль башкарма хакимият органнарының территориаль органнары һәм җирле үзидарә органнары вәкилләре консультацион ярдәм күрсәтәчәк.


Иртәгә Азнакай балаларына бушлай хокукый ярдәм күрсәтәчәкләр

Нет комментариев