Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда экологик семинар үтте

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Экология елына нәтиҗә ясау максатыннан, Әсәй авылы җирлегендә экологик семинар үтте. Авылдагы су линияләренә ремонт ясалган. Авыл җирлекләренең иң авырткан җире - тузып-таралып яткан чүплекләрнең бүген инде эзе дә калмаган. Авыл җирлеге "Грант" республика конкурсында катнашып, 1 миллион сум күләмендә акча откан булган. Әлеге акчага быел ике авылда...

(Азнакай, aznakaevo-rt.ru) Экология елына нәтиҗә ясау максатыннан, Әсәй авылы җирлегендә экологик семинар үтте.

Авылдагы су линияләренә ремонт ясалган. Авыл җирлекләренең иң авырткан җире - тузып-таралып яткан чүплекләрнең бүген инде эзе дә калмаган.

Авыл җирлеге "Грант" республика конкурсында катнашып, 1 миллион сум күләмендә акча откан булган. Әлеге акчага быел ике авылда да юллар ремонтланган, Әсәйдәге күпер яңартылган. Зиратны да киңәйтеп, коймалап алганнар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Шул акчага ике авылга да балалар мәйданчыгы да урнаштырылган.

Әсәй авылының күрке булган һәр чишмәнең тирә-ягы төзекләндерелгән, алар матур булып, әллә каян күренеп, балкып тора, халыкка су алыр өчен уңайлыклар да булдырылган.

Алга таба мондый семинарлар әле тагын уздырылачак.

ТУЛЫ РЕПОРТАЖны "Маяк" газетасының җомга санынды укыгыз.

Таңсылу САНИЕВА

Фото aznakayevo.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда экологик семинар үтте