12 октябрь 2016 яңалыклары
-
Азнакайның тагын 90га якын егете солдат итеге киячәк
Гадәттәгечә, октябрьнең беренче көненнән көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган атнада район хәрби чакырылыш комиссиясе дә үз эшен яңартып җибәрде. Бу чакырылышта районның 90га якын егете солдат итеге киячәк. - Бу чакырылышта әллә ни зур яңалыклар юк. Хезмәт срогы шул ук - 12 ай....
-
Радик Юльякшинның “кәләше” Аnn Su туй күлмәген сата! (ВИДЕО)
«Аерылу сәбәпле, туй күлмәгемне сатам. Фатир белән балалар миндә кала. Шаярам. Ә күлмәкне, чыннан да, сатам. "Ай-ли җанашым" клибын төшергәндә 20 минутка гына киелгән 40-42 үлчәмле күлмәк» - дип язган җырчы. Бу сүзләргә ачыклык кертергә теләп Аnn Su ның үзенә мөрәҗәгать иттек. - "Ай-ли җанашым" җырының клибын 2015 ел башында...
-
Азнакайда техник инвентарьлаштыру бюросын ачу тантанасы узды
Азнакай районының 85 еллык юбилей елы яңа төзелешләргә, аларны ачу тантаналарына бай булды. Кичә шәһәрдә янә шундый истәлекле вакыйгаларның берсе - техник инвентарьлаштыру бюросының өй туе үтте. Музейның элеккеге бинасына реконструкция үткәреп, оешма, ниһаять, төп нигезен тапты. Аны ачу тантанасына республика дәүләт унитар БТИ предприятиесенең генераль директоры Лена Хәмзина, аның...
-
Азнакай автобабае Рәшит Җамалиев республиканың иң көчле унлыгына керде
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда бишенче тапкыр машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырылды. Халык телендә бу бәйгене "Автобабай" дип атап йөртәләр, чөнки анда пенсия яшендәге, 60ын тутырган ир-атлар һәм 55не узган хатын-кызлар катнаша. Быелгы әлеге бәйгедә республика районнарыннан барлыгы 38 автомобильче көч сынашты. Анда Азнакай данын якташыбыз Рәшит Җамалиев (рәсемдә: беренче...
-
«Болгар радиосы» кастинг игълан итте: Айгөл белән Рөстәмгә иптәш кирәк
"Болгар радиосы"ның "Чәк-Чәк Шоу" тапшыруында кунак булып кайттык. Искиткеч җылы атмосфера тудырылган студиянең эш кухнясын күзәтеп утырдык та, радио алып баручысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш тә, нинди каршылыкларны җиңеп чыгардай булсын соң, дигән сорауларга да җавап табарга тырыштык. Бу турыда иркенләп сөйләшергә җитди сәбәп тә бар, чөнки иртәнге алтыдан...
-
Азнакайда Илдус Гыйләҗевнең “Ихлас тойгылар” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды
Азнакай районында шундый күркәм гадәт бар - якташ әдипләребезнең нәшрият табасыннан төшкән һәр яңа китабын укучыга тәкъдир итү. Илдус Гыйләҗевның "Ихлас тойгылар" дигән җыентыгын да район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре көтеп кенә торган диярсең, авторның үзе һәм зал тутырык шигърият сөючеләр белән бик матур очрашу оештырды. Әдәби-музыкаль кичә Илдус Гыйләҗевның шигырьләре,...
-
Азнакай яшьләре тынычлыкны кайгырта
Хәрби хәрәкәтләр барган илләрдә кешеләрнең ничек һәлак булулары, михнәт кичерүләре турында массакүләм мәгълумат чаралары аша күреп-ишетеп торабыз, үзебездә андый хәлләр була күрмәсен дип борчылабыз.
-
Бәрәңгедән мул уңыш алыр өчен көздән калий ашламасын кертү кирәк
Фосфорны исә язын кертергә мөмкин. (Казан, 11 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). Бәрәңге уңышы мул булсын өчен, аңа җитәрлек күләмдә ашлама кертү мөһим. Моның өчен иң кирәкле ашлама - ул калий. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров шундый фикердә. "Татарстан" радиосына биргән интервьюсында ул калийны туфракка көздән үк, ягъни...
-
Ноябрь башында Азнакай халкы өч көн ял итәчәк
Татарстанда, шул исәптән Азнакайда да ТР Конституциясе көне һәм Халык бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Ноябрь аеның беренче атнасында өч көн - 4, 5 һәм 6 ноябрьдә ял итәчәкбез. РФ Хезмәт Кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 4 ноябрь - Халык бердәмлеге көне - бәйрәм көне дип исәпләнә. Шулай ук ТР Конституциясе...
-
Азнакайның яшь мөселманнары республика квестында катнашты
Азнакайның яшь мөселманнары ел саен уза торган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашуда булып кайтты һәм республика квестында катнашты. Әлеге чара Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" базасында узды. Катнашучылар арасында IV Республика ифтары һәм II Мөселман яшьләре форумы волонтерлары, Дискуссион клубның активистлары, республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләр бар иде....
-
Азнакай районы Әгерҗе һәм Мәнәвез авылларында өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Әгерҗе авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көне узды. Авыл җирлеге башлыгы Назыйф Хәсәнов һәм ветераннар советы рәисе Альбина Сафиуллина хөрмәтле авылдашларга изге теләкләрен юлладылар, юбилярларга бүләкләр тапшырдылар. Үзешчәннәребез матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр. Аннан соң бәйрәм чәй табыны артында төрле уеннар, конкурслар белән дәвам итте. Өлкәннәр үзләре дә яшь чакларын искә...