Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Илдус Гыйләҗевнең “Ихлас тойгылар” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды

Азнакай районында шундый күркәм гадәт бар - якташ әдипләребезнең нәшрият табасыннан төшкән һәр яңа китабын укучыга тәкъдир итү. Илдус Гыйләҗевның "Ихлас тойгылар" дигән җыентыгын да район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре көтеп кенә торган диярсең, авторның үзе һәм зал тутырык шигърият сөючеләр белән бик матур очрашу оештырды. Әдәби-музыкаль кичә Илдус Гыйләҗевның шигырьләре,...

Азнакай районында шундый күркәм гадәт бар - якташ әдипләребезнең нәшрият табасыннан төшкән һәр яңа китабын укучыга тәкъдир итү. Илдус Гыйләҗевның "Ихлас тойгылар" дигән җыентыгын да район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре көтеп кенә торган диярсең, авторның үзе һәм зал тутырык шигърият сөючеләр белән бик матур очрашу оештырды.

Әдәби-музыкаль кичә Илдус Гыйләҗевның шигырьләре, халкыбызның моңлы җырлары, изге теләкле чыгышлар белән үрелеп барды.

- Сез бирдә туып үскән, ничә хуҗалыкны җитәкләп, район үсешенә лаеклы өлеш керткән, туган як туфрагыннан илһам алып яши торган иҗат кешесе. Китабыгыздагы һәр шигырь күңелгә ятышлы, якты хисләр, ихлас тойгылар уята, - дип район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов хакимият исеменнән шагыйрьгә рәхмәтен җиткерде һәм яңадан-яңа уңышлар теләде.

Гадилектә - бөеклек дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Күңел төпкелендәге хисләрне шулкадәр җыйнак һәм үтемле итеп әйтә белү зур осталык һәм сәләт сорый. Илдус Гыйләҗевның һәр шигырендә тирән фәлсәфә ята. Авыл язмышы, тел язмышы, милләт язмышы өчен борчылуларын да ул гап-гади сүзләр белән йөрәкнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп җиткерә. Аның мәхәббәт шигырьләре дә үзгә, башкаларныкына һич ошамаган. Әнә шундый кабатланмавы, ихласлыгы белән алдыра да, таң калдыра да шагыйрь.

- Башка язмам инде, - дисә дә, кичәгә ул өр-яңа шигырьләрен алып килгән иде. Аларны тыңлаганда, иҗат күәсе әле бай, халкына әйтәсе сүзләре җитәрлек, димәк якын елларда тагын бер китап көтә дигән фикер туды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Илдус Гыйләҗевнең “Ихлас тойгылар” җыентыгын тәкъдир итү кичәсе узды