Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның яшь мөселманнары республика квестында катнашты

Азнакайның яшь мөселманнары ел саен уза торган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашуда булып кайтты һәм республика квестында катнашты. Әлеге чара Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" базасында узды. Катнашучылар арасында IV Республика ифтары һәм II Мөселман яшьләре форумы волонтерлары, Дискуссион клубның активистлары, республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләр бар иде....

Азнакайның яшь мөселманнары ел саен уза торган Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин белән очрашуда булып кайтты һәм республика квестында катнашты.

Әлеге чара Яшел Үзән шәһәренең "Маяк" базасында узды. Катнашучылар арасында IV Республика ифтары һәм II Мөселман яшьләре форумы волонтерлары, Дискуссион клубның активистлары, республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән килгән вәкилләр бар иде.

"Хан хәзинәсе эзеннән" дип исемләнгән мавыктыргыч спорт-интеллектуаль квестында катнашканнан соң, егетләр һәм кызлар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, шулай ук Халыкара Иордан университетының ислам фәннәре профессоры Мәхмүд Габдүрразак әс-Саади белән очрашты.

Ул республика мөселманнарының актив эшчәнлек алып баруын билгеләп үтте. Квестта җиңүчеләр һәм яшь мөселманнарның иң актив вәкилләре рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

ТР МДН мәкаләсе буенча

Фото aznislam.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның яшь мөселманнары республика квестында катнашты