Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

«Болгар радиосы» кастинг игълан итте: Айгөл белән Рөстәмгә иптәш кирәк

"Болгар радиосы"ның "Чәк-Чәк Шоу" тапшыруында кунак булып кайттык. Искиткеч җылы атмосфера тудырылган студиянең эш кухнясын күзәтеп утырдык та, радио алып баручысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш тә, нинди каршылыкларны җиңеп чыгардай булсын соң, дигән сорауларга да җавап табарга тырыштык. Бу турыда иркенләп сөйләшергә җитди сәбәп тә бар, чөнки иртәнге алтыдан...

"Болгар радиосы"ның "Чәк-Чәк Шоу" тапшыруында кунак булып кайттык. Искиткеч җылы атмосфера тудырылган студиянең эш кухнясын күзәтеп утырдык та, радио алып баручысы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш тә, нинди каршылыкларны җиңеп чыгардай булсын соң, дигән сорауларга да җавап табарга тырыштык. Бу турыда иркенләп сөйләшергә җитди сәбәп тә бар, чөнки иртәнге алтыдан ук эфирга чыгып, тыңлаучыларына көчле энергетика, күтәренке кәеф бүләк итүче Айгөл Хәйруллина белән Рөстәм Гайзуллин янәшәсендәге өченче кәнәфи әлегә буш. Бу көннәрдә "ЧәкЧәк"ләр әнә шул кәнәфинең хуҗасын табу максатыннан, зур кастинг игълан иткәннәр.

Кастинг ике этаптан торачак. Беренче этапта тапшыруга килергә теләүчеләрдән резюмелар кабул ителә. Аларны унбишенче октябрьга кадәрhakchakshow@mail.ru электрон адресы буенча юлларга кирәк. Билгеләнгән вакытка берничә генә көн калды, шуңа күрә, булачак алып баручылар, ашыгыгыз!

- Айгөл, Рөстәм, сезнең белән бергә кулга кул тотынышып эшләүче нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
Айгөл:
- Без креатив идеяләре, эшләү дәрте ташып торган, юмор хисле егерме биш яшьтән узган егетләрдән резюмелар көтәбез. Өченче алып баручы дөньяви вакыйгалардан да хәбәрдар булырга тиеш. Безнең эш сәгате эфир вакыты белән генә чикләнелми, бу хезмәттә радионы чын күңелдән яратырга, тәүлек буе эшләргә әзер булырга кирәк. Кайвакыт төрле акцияләр үткәрергә туры килә, аларны да башыннын алып ахырына кадәр үзебез башкарып чыгабыз. Резюмы җибәрүчеләрнең язу сәләтенә дә, матур итеп җөмләләр төзүенә дә игътибар итәбез. Әгәр инде нинди дә булса уен коралында уйнау, җырлау, шигырь язу кебек талантлары да булса, бу тагын да яхшырак. Яшермибез, безнең белән бер тандем төзиячәк алып баручыга җиңел булмаячак. Чөнки тыңлаучылар да, үзебез дә аны Марсель (Әхмәдуллин) белән чагыштырачакбыз. Марсель үз эшенең остасы, аның кебек алып баручылар бик сирәк. Без, әлбәттә, аны йөз процент кабатлаучы кеше килер дип көтмибез, ул алай була да алмый. Яңа алып баручы тапшыруның төп концепциясенә үзгәрешләр алып керердәй яңа идеяләр белән килергә тиеш. Әмма шулай да без аңарда Марсельда булган сыйфатларны да эзләячәкбез.

Рөстәм:
- Резюме җибәрүчеләр арасында тамадалар бик күп. Әмма туй, мәҗлес алып бару ул әле радиода алып баручы булып эшләү белән бер түгел. Шуңа басым ясыйсы килә: радиога эшкә килүченең төп максаты үз-үзен күрсәтү, "йолдыз" булып танылу булырга тиеш түгел. Радио хезмәте үзеңне кызганмыйча таңнан торып эшкә килүдән башлана. Һәм инде бөтен җаның-тәнең белән шушы мохиттә кайнауны таләп итә.

- Алып баручының эше шома гына бармый. Көтелмәгән хәлләре дә, каршылыклары да килеп чыга. Тәүге адымнарын ясаучы алып баручыларга мондый чакларда нинди киңәш бирәсез?
Айгөл:
- Эфирдагы һәр нәрсәне күңелгә якын кабул итәргә кирәкми. Кайвакыт теге яки ситуациягә карашлар төрлелегеннән бәхәсләр килеп чыга. Шуннан соң тыңлаучы, болар талашып беткәннәр икән, дип тә уйлый хәтта. Төрле вакыт була инде, эфирда күңелгә тия торган сүзләр дә әйтелә, ләкин аннан тыш бу каршылык юкка чыгарга тиеш. Ә эфирдан тыш булган хәлләр шулай ук эфирга керергә тиеш түгел. Киңәшем шул: көтелмәгән хәлләрдә адекват булып калырга кирәк.

Кастингның икенче этабы исә 16 октябрьдан башлана. Беренче этапны узучылар белән Айгөл һәм Рөстәм үзләре шәхсән очрашып аралашачаклар. Һәммәгез дә уңышлар юлдаш булсын!

Рөстәм Гайзуллин:
- Миңа бу урынны ул вакыттагы җитәкче Илнур Фәйзрахманов тәкъдим итте. Радио, туры эфирга чыгу минем өчен бөтенләй ят эш иде, әмма хезмәттәшләрем-дусларым (Гөлшат һәм Марсель) ярдәме белән эшкә тиз кереп киттем. Эшли башлаганда тел байлыгы җитми иде, сөйләмгә рус сүзләре кыстыру күренеше дә булды. Моннан тыш, сәхнәдә кычкырып сөйләшеп өйрәнгәч, тавышны микрофонга җайлау авыррак булды. Менә хәзерге яңа студиядә минем тавыш өчен махсус көйләнгән микрофон урнаштырдылар.

Айгөл Хәйруллина:
- Җитәкчелек әлеге тапшыруны алып барачаклыгымны хәбәр иткәч, эшли алырмынмы икән, дип курыкмадым, иртән ничек торырмын икән, дип уйладым. Әмма тора-бара анысына да күнегелде. Ә каршылыкларга килгәндә, мин ул эчке каршылык белән һаман да көрәшәм әле. Шәхсән мин үземне лирик алып баручы дип күзаллыйм. Әмма профессионал булгач, шамакай да, күпмедер дәрәҗәдә артист та булырга туры килә.


Зөһрә Садыйкова

Чыганагы http://shahrikazan.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: «Болгар радиосы» кастинг игълан итте: Айгөл белән Рөстәмгә иптәш кирәк