Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакай автобабае Рәшит Җамалиев республиканың иң көчле унлыгына керде

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда бишенче тапкыр машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырылды. Халык телендә бу бәйгене "Автобабай" дип атап йөртәләр, чөнки анда пенсия яшендәге, 60ын тутырган ир-атлар һәм 55не узган хатын-кызлар катнаша. Быелгы әлеге бәйгедә республика районнарыннан барлыгы 38 автомобильче көч сынашты. Анда Азнакай данын якташыбыз Рәшит Җамалиев (рәсемдә: беренче...

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанда бишенче тапкыр машина йөртү осталыгы бәйгесе оештырылды.
Халык телендә бу бәйгене "Автобабай" дип атап йөртәләр, чөнки анда пенсия яшендәге, 60ын тутырган ир-атлар һәм 55не узган хатын-кызлар катнаша. Быелгы әлеге бәйгедә республика районнарыннан барлыгы 38 автомобильче көч сынашты.
Анда Азнакай данын якташыбыз Рәшит Җамалиев (рәсемдә: беренче рәттә сулдан дүртенче) яклап, иң көчле унлыкка керде.
- 1965 елдан руль артында мин, 51 ел стажым бар. Аллага шөкер, шушы дәвер эчендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бер тапкыр да бозганым булмады, - ди Азнакайның "Автобабае". - Бәйгедә машина йөртү осталыгын бәяләр өчен хөкемдарларның үткен карашы астында төрле фигуралар ясадык. Моннан тыш, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне дә тикшерделәр. Анысын компьютерда тапшырдык: 20 сорауга җавап бирү өчен 20 минут вакыт бирелде.
Аның исеме дә җисеменә туры килә дияргә була: Рәшит Җамалиев башта СУМР оешмасында, аннан "ТатнефтьТранссервисАзнакай" җәмгыятендә, җәмгысе 35 ел юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итү буенча инспектор булып эшли. Тынгы белмәс җан әле җитмешкә җиткәндә генә лаеклы ялга туктаган.
- Сәламәтлек кенә какшамасын, алдагы елларда да бәйгедә катнашачакмын, - ди тәҗрибәле машина йөртүче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакай автобабае Рәшит Җамалиев республиканың иң көчле унлыгына керде