Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда техник инвентарьлаштыру бюросын ачу тантанасы узды

Азнакай районының 85 еллык юбилей елы яңа төзелешләргә, аларны ачу тантаналарына бай булды. Кичә шәһәрдә янә шундый истәлекле вакыйгаларның берсе - техник инвентарьлаштыру бюросының өй туе үтте. Музейның элеккеге бинасына реконструкция үткәреп, оешма, ниһаять, төп нигезен тапты. Аны ачу тантанасына республика дәүләт унитар БТИ предприятиесенең генераль директоры Лена Хәмзина, аның...

Азнакай районының 85 еллык юбилей елы яңа төзелешләргә, аларны ачу тантаналарына бай булды. Кичә шәһәрдә янә шундый истәлекле вакыйгаларның берсе - техник инвентарьлаштыру бюросының өй туе үтте.
Музейның элеккеге бинасына реконструкция үткәреп, оешма, ниһаять, төп нигезен тапты. Аны ачу тантанасына республика дәүләт унитар БТИ предприятиесенең генераль директоры Лена Хәмзина, аның урынбасары Алмаз Шаһиәхмәтов, Әлмәт филиалы директоры Илсияр Заманова да килде. Әлбәттә, район һәм оешма-предприятие җитәкчеләре, шәһәр халкы, Азнакай филиалы ветераннары да бу шатлыклы вакыйганың шаһитлары булырга ашыкты.
-Бу бинага халык килсен, сез күрсәткән хезмәттән канәгать булып китсен, - дигән теләген җиткерде тантананы ачып чыгыш ясаган Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов. Башкаладан килгән кунаклар да бинаның халыкка уңайлы урында - шәһәр уртасында булуын, анда хезмәткәрләргә барлык уңайлы шартлар тудырылуын ассызыкладылар. Район башлыклары ярдәме белән биналы булган БТИлылар Азнакай белән Яшел Үзәндә генә дип, республиканың БТИ генераль директоры Марсель Шәйдуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерүне сорады.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Азнакайда техник инвентарьлаштыру бюросын ачу тантанасы узды

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда техник инвентарьлаштыру бюросын ачу тантанасы узды