Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Радик Юльякшинның “кәләше” Аnn Su туй күлмәген сата! (ВИДЕО)

«Аерылу сәбәпле, туй күлмәгемне сатам. Фатир белән балалар миндә кала. Шаярам. Ә күлмәкне, чыннан да, сатам. "Ай-ли җанашым" клибын төшергәндә 20 минутка гына киелгән 40-42 үлчәмле күлмәк» - дип язган җырчы. Бу сүзләргә ачыклык кертергә теләп Аnn Su ның үзенә мөрәҗәгать иттек. - "Ай-ли җанашым" җырының клибын 2015 ел башында...

«Аерылу сәбәпле, туй күлмәгемне сатам. Фатир белән балалар миндә кала. Шаярам. Ә күлмәкне, чыннан да, сатам. "Ай-ли җанашым" клибын төшергәндә 20 минутка гына киелгән 40-42 үлчәмле күлмәк» - дип язган җырчы. Бу сүзләргә ачыклык кертергә теләп Аnn Su ның үзенә мөрәҗәгать иттек.


- "Ай-ли җанашым" җырының клибын 2015 ел башында Мәскәүдә төшергән идек. Клипның сюжеты буенча, мин Радикка кияүгә чыгам. Билгеле инде, бу күренеш өчен безгә туй күлмәге кирәк иде. Аны бер сәгать эчендә кибеттән табып алдык. Радик күлмәкне үзе сайлады. Мәскәү кибетләрендә бәяләр кыйбат, туй күлмәге 70 меңгә төште. Бәясен үзем түләдем. Хәзер 40 мең сумга сатарга уйлыйм, - дип белдерде Аnn Su Intertat.ru хәбәрчесенә.

Аnn Su - керәшен кызы Анютаның сәхнә исеме. Ул тумышы белән Түбән Кама районының Нариман авылыннан. Бүгенге көндә Казан шәһәрендә яши, әлегә кияүдә түгел. Быел Аnn Su "Күңелемдә калды" җыры белән ТМТV каналының премиясенә лаек булды, дип яза http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Радик Юльякшинның “кәләше” Аnn Su туй күлмәген сата! (ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Радик Юльякшинның “кәләше” Аnn Su туй күлмәген сата! (ВИДЕО)