Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайның тагын 90га якын егете солдат итеге киячәк

Гадәттәгечә, октябрьнең беренче көненнән көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган атнада район хәрби чакырылыш комиссиясе дә үз эшен яңартып җибәрде. Бу чакырылышта районның 90га якын егете солдат итеге киячәк. - Бу чакырылышта әллә ни зур яңалыклар юк. Хезмәт срогы шул ук - 12 ай....

Гадәттәгечә, октябрьнең беренче көненнән көзге чакырылыш кампаниясе старт алды. Ул 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Узган атнада район хәрби чакырылыш комиссиясе дә үз эшен яңартып җибәрде. Бу чакырылышта районның 90га якын егете солдат итеге киячәк.
- Бу чакырылышта әллә ни зур яңалыклар юк. Хезмәт срогы шул ук - 12 ай. Югары уку йортларын тәмамлаганнар шулай ук 1 ел сроклы хезмәтне яки теләкләре булса - хезмәт өчен түләү шарты белән 2 елны сайлый ала, - диде ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы, подполковник Рәдиф Камалеев журналистлар соравына җавап биреп.
- Кайсы срокны сайлыйлар - монсы инде аларның үзләре карамагында. Көндезге уку бүлегендәгеләр хәрби хезмәткә аны тәмамлагач кына алына, ә инде читтән торып белем алучыларга көзге сессияне тәмамлау мөмкинлеге бирелә. Планнарны һәр чакырылышта артыгы белән үтәп киләбез. Район бу өлкәдә яхшылар исемлегендә. Бүгенге көндә хезмәт итүче егетләребез хакында әлегәчә яхшы сүзләр генә ишетеп киләбез, алга таба да шулай булсын берүк.
Хәрби комиссариат бу көннәрдә шаулап тора. Егетләр башта медкомиссия үтәләр, аннары берәм-берәм чакырылыш комиссиясе әгъзалары каршысына басалар.
-Сәламәтлек ягы шәптән түгел дип саныйсыз, зар-моңнарыгыз бар икән, бу хакта алдан ук табибларга күренеп, белешмәләрне әзерләп куегыз. Медкомиссиягә дә җиңелрәк булыр, чир бар икән, ул Казанда комиссия үткәндә барыбер ачыла, аннары инде сезнең үзегезгә дә, безгә дә мәшәкатьләр генә өстәлә. Авыруы булган берәүне дә хәрби хезмәткә җибәрмибез. Аннары, әти-әни җитди авырып, караучысыз калганда, катлаулы гаилә хәле килеп туганда да хәрби хезмәтне кичектереп торып була. Чакырылыш комиссиясе алдында үзегезнең проблемаларны яшермәгез, ачыктан-ачык әйтегез.
Без һәркемнең хәленә керергә, аңларга тырышабыз. Әмма бу ссуда, кредит, әҗәт түләүгә, башка финанс мәсьәләләренә кагылмый. Булачак солдатларны сайлап, иң беренче чиратта сәламәт, белемле, аңа хәзерлекле булганнарны гына алачакбыз, - дип комиссия торачак егетләргә үзенең киңәшләрен биреп, җанлы әңгәмә корып алды подполковник Рәдиф Камалеев.
Хәрби чакырылыш комиссиясенең чираттагы утырышында ике дистәгә якын егет "сынау" тотты.
Хезмәт итәргә атлыгып торган, аңа алдан ук әзерләнгән егетләр дә бар. Әнә, комиссия алдына беренче булып баскан Илнар Хөснетдинов, Рушат Исламов икесе дә спорт белән шөгыльләнәләр, Биектау районындагы Куркачи аэродромында берничә тапкыр парашюттан сикереп, күнекмәләр дә алганнар. Теләкләре - десант гаскәрләрендә хезмәт итү. Аларның икесенә дә тантаналы төстә парашютчы таныклыгы тапшырылды.
Әлмәт физкультура көллиятендә укучы Владислав Столяров та, җибәрсәләр бүгеннән үк армия сафларына китәргә әзер. Әмма аңа әле укуын дәвам итәргә, ашыкмаска киңәш иттеләр. Буе ике метр булырга 7 сантиметр гына җитмәгән Данил Мәгъсүмов килеп кергәч, бүген комиссиягә гел спортчылар гына җыелган икән, дигән уй йөгереп үтте. Чыннан да, егетләрнең барсы да диярлек нык бәдәнле, чатнап тора торганнардан. Мәскәүдә югары уку йортын тәмамлап, юрист булып эшләүче Тимур Салихов та көрәшче булып чыкты, спорт мастерлыгына кандидат та әле! Менә аның кебекләр чыннан да хәрби хезмәткә җитлеккән һәм армиягә менә шундый егетләр кирәк тә.
Бүгенге көндә укуларын вузларда, көллият-училищеларда дәвам иткән егетләрнең барсына да комиссия хәрби хезмәттән кичектереп тору турында карар чыгарды. Ишетүемчә, күршедәге Башкортстанда мондый тәртип юк. Хезмәттән кайткач аларның укуын дәвам итәсе әллә килә, әллә юк бит әле, монсы да икеле. Димәк, безнең республикада бирелгән мондый тәртип-кайгыртуны хуплап, мөмкинлектән файдаланырга гына кирәк.
ТР Хәрби комиссариатының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы Рәдиф Камалеев район белән үзара элемтәләр урнаштырылган Самара өлкәсендәге хәрби частька октябрь ахырында 18ләп егетнең китәчәген җиткерде. Бүгенге көндә биредә Азнакайның 50 егете хезмәт итә. Командирлар алардан канәгать, частька барган район делегациясе дә алар хакында бары тик мактау сүзләре генә ишетеп кайта.
Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайның тагын 90га якын егете солдат итеге киячәк