Казан шәһәрендә бадминтон буенча ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш парлар арасында ачык турнир узды.
Көчле көндәшлек шартларында үткән ярышларда Азнакай спортчылары да катнашты. Зөһрә Ризванова, Илназ Ризванов, Алена Ихсанова һәм Азат Әхмәтшиннан торган район командасы уңышлы чыгыш ясап, төрле категорияләрдә өч призлы урын яулады.
Бүләкләү тантанасында Татарстан Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин чыгыш ясап, җиңүчеләргә һәм призерларга дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Азнакай спортчыларын уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләр телибез!
Нет комментариев