Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең геройлар

Туган илен, кешеләрне яратты

Зур Сукаеш авылының нәкъ уртасында, Ватан сугышы каһарманнары истәлегенә куелган һәйкәл янәшәсендәге стеладан Гаян Илдар улы Муллаҗановның кыю карашы еракка төбәлгән.

Гүя, сугыш кырында калган дусларын эзли ул...  

Гаян үзен илебезне саклауга багышлаган һәм соңгы сулышкача Ватан алдында биргән антына тугры калган лачыннарыбызның берсе.

Шушы авылда, аның хәтфә үләнен таптап, мәктәптә бик яхшы билгеләренә генә укып үсә ул. Тугызынчы сыйныфтан соң  Бөгелмә машина төзелеше техникумына укырга керә. Төпле булуы, үз фикерен өздереп әйтә белүе, таләпчәнлеге, үзен иркен тотуы белән башкалардан аерылып торган, максатчан студентны барысы да үз итәләр. Укытучылар зирәклеге өчен яратса, курсташлары арасында ышанычлы булуы белән хөрмәт казана.

2021 елда техникумны уңышлы тәмамлап, көзен хәрби хезмәткә алына. Самара өлкәсендә контракт буенча хезмәт итеп, ефрейтор дәрәҗәсен ала.  Кыю, намуслы, ышанычлы, көчле рухлы егетнең хәрби хезмәттә дә дуслары күп була.  

Илебездә махсус хәрби операция игълан ителгәч, ике дә уйламый тугандаш республикалар иминлеген сакларга китә Гаян Муллаҗанов. Сугышның эчендә кайнаган якташыбыз мөһим задание үтәгәндә батырларча һәлак була.

Ил иминлеге, киләчәк буыннарның якты тормышы өчен гомерен биргән лачын егет үзе үскән Зур Сукаешта узган елның апрелендә җирләнде. Аның матәмендә катнашкан бер частьтә хезмәт иткән Самара егете Андрейның дустының чын патриот, курку белмәс солдат булуы хакында горурланып сөйләве барыбызны да тетрәндергән иде.

Гаян Муллаҗанов һәлак булганнан соң  “Батырлык ордены”  белән бүләкләнде. Аны әтисе Илдар Хөрмәт улына тапшырдылар.

Авыл мәктәбендә дә Гаянның якты истәлегенә мемориаль такта куелды.

Авылдашлары, укытучылары, яшьтәшләре аны онытмый, бар яклап булган ир-егет, кешелекле, ярдәмчел булуын әйтеп, аның белән горурлануларын белдерәләр. Әнә шулай Сукаеш авылы егете кыю, намуслы, ышанычлы, көчле рухлы булуы белән күңелләрдә сакланыр.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында күбрәк белү өчен  heroes-tatarstan.ru сайтына күчегез

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев