Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Үз согындагы помидор

Помидорыгыз күп булып, кая куярга белмәсәгез, бу рецепт сезнең өчен.

Банка эченә тутыру өчен тыгыз, кечкенәрәкләре алынса, сок өчен эре, өлгергән помидорлар сайлана. Помидорларны банкаларга тутырып, өстенә кайнар су коябыз. 10-15 минуттан суны түгәбез (моның өчен махсус капкачлар бар). Бу вакытта эре помидорларны турап, мискидә пешереп алабыз. Бераз кайнап чыкса, җитә.

Суынгач, массаны сөзеп, кабат кайнарга куябыз, тоз (5-6 литр сокка 3 аш кашыгы чамасы) шикәр комы кушабаз. Кемгә ничек ошый, шикәр комын кушмаска да мөмкин. Сок кайнап чыкканнан соң, 30 минут кайнатыла. Әзер сокны помидорлы банкалар өстенә салып, капкачлап, төреп куябыз.

Сокны төрлечә ясарга була, блендр белән генә ваклап та, кайнатырга мөмкин. Помидорлар янына кара борыч, сарымсак, башка тәмләткечләр салучылар да бар. Кемгә ничек ошый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев