Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Әйдәгез, тиз генә хинкали пешереп ашыйбыз

Хинкали — грузин ризыгы.

Камыры өчен су, тоз һәм чама белән онны тугларга кирәк. Каты, тыгыз камыр булырга тиеш,  үзләнсен өчен озак итеп басарга кирәк.

Эчлек өчен: фарш, 1-2 баш суган, 3-4 тырнак сарымсак, 1 бәйләм кинза, тоз һәм борыч. Фарш үзенә сеңдерә алганча су кушарга кирәк (кайнап суынганны).

Иткә суганны һәм сарымсакны угычтан уып салырга.

Камырны бәләкәй түгәрәкләргә бүләргә һәм азрак җәяргә.

Түгәрәкләргә эчлекне салганнан соң, бөгәргә. Идеаль вариантта 12гә бөгәләр. Артык камырны кисеп алырга кирәк.

Алдан эзерләнгән кайнап торган суга хинкалиларны салырга һәм ябышмасыннар өчен болгаткалап алырга.

Якынча 10 минут эчендә пешеп чыга. Пешкәч хинкали арты белән өскә бүлтеп чыга. 

Ашыгыз тәмле булсын!  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев