Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Төшке ашларыгыз тәмле булсын, райондашлар

Гөмбәле бифштекс рецептын тәкъдим итәбез, рәхәтләнеп кулланыгыз.

Гөмбәле бифштекс әзерләү өчен (5 кешегә):

400 грамм фарш, тәменчә тоз, борыч, 1 яшел алма, 1 йомырка, 1 телем ак күмәч (күмәчне җебетергә әз генә сөт), 3-4 ак гөмбә, яки 1 савыт консерваланган шампиньон, 2 баш суган, көнбагыш мае, 100 грамм каты сыр кирәк булачак.


Фаршка вак угычтан уып яшел алма, сөттә җебетеп 1 телем ак күмәч, 1 йомырка һәм тәменчә тоз, борыч кушып әвәлибез. Гөмбәне суган белән кыздырабыз. Әзер фарштан түгәрәкләр ясап майлы табага тезәбез. Аннан әлеге түгәрәкләргә стакан белән уемнар ясыйбыз, уемнарга гөмбә салабыз, өстенә вак кыргыч аша уылган сыр сибәбез. 170 С лы мичтә 25-30 минут пешерәбез.

Гөмбәле бифштекс әзер, ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев