Балык түшкәсен юып, салфетка белән киптереп, табага тезегез дә тоз, борыч ышкып алыгыз.
Суганны боҗралап турап, өстенә сибегез. Уылган кишерне дә өстәгез. Аннары майонез сөртегез дә иң өскә сыр уып салыгыз. Газ яки электр мичендә ул бер сәгатьтән артык пешә. Алгач, яшел тәмләткечләр сипсәң, матур да, тәмлерәк тә булыр.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев