Азнакаево
  • Рус Тат
  • Тәмле кекс пешерәбез

    Бүген сезгә үзем яратып пешерә торган кекс рецептын тәкъдим итәм, рәхәтләнеп пешерегез!

    Камыр өчен безгә

    * 4 йомырка
    * 1 стакан шикәр
    * 100 гр эретелгән ак май
    * 5 аш калагы каймак (кибетнеке) 
    * 2 стакан он
    * 1 пакет ванильле шикәр
    * 2 аш калагы разрыхлитель кирәк булачак.

    Шикәр, йомырка, ванильле шикәрне, аннан май белән каймакны кушабыз. Барысын бергә яхшылап  туглыйбыз. Килеп чыккан массага он белән разрыхлитель кушабыз да, яхшылап болгатабыз. Моны миксер белән эшләргә дә мөмкин. Кекс өчен махсус форманың 2/3 өлешен тутырып, 200 градуска кадәр кыздырылган духовкада 20 минут пешерәбез. Ашыгыз тәмле булсын!

     Алина Сәхипгәрәева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: