Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Тәмле алма пирогы

Ел әйләнәсе бу рецепт буенча пешерергә була , ә август аенда, алма уңышы өлгергәч, алма пирогының рецепты аеруча популяр.

Рецепт:
Алма-400 г.
Атланмай-90 г.
Кефир-60 мл.
Йомырка - 1 данә.
Бодай оны - 350 г.
Шикәр - 4 аш кашыгы.
Тоз-0,5 бал кашыгы.
Шикәр комы - 1 аш кашыгы.

 

Онны савытка өйлибез, шунда ук шикәр комы, тоз өстибез. Атланмайны он белән бергәләштереп, кул белән  уабыз. Йомырка ватабыз һәм кефир салып, камырны йошак кына басабыз. Алдан алмаларны юып, юка өлешләргә кисәргә кирәк. Камырны ике өлешкә бүлгәч, зур өлешен таба чаклы җәеп, табага бераз кырыйларын күтәрттереп салабыз. Алмаларны шикәр белән аралаштырып, пирогның нигезенә таратырга кирәк. Калган камырны  буй-буй кисәкләргә кисеп, челтәр формасында пирогны каплыйбыз. 35 минут, 180 градуста җылытылган духовкада пешерү шарт. Алма пирогы пешкәч, өстенә шикәр комы сибәргә мөмкин. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев