Ашларыгыз тәмле булсын!
Ташкабакны зур итмичә шакмаклап турарга һәм майлаган табага салырга, өстенә вак итеп турап петрушка сибәргә.
Икенче савытта йомыркаларны чәнечке белән туглап, сөт, базилик кушып, бутарга, пармезан сырын угычта уып, әлеге катнашмага кушарга, тозлап-борычлап, он, сыек май салып, яхшылап тугларга һәм ташкабак өстенә тигез итеп агызырга.
200 градус кызулыктагы мичтә өсте кызарганчы 40-45 минут пешерергә.
Нет комментариев