Сөттән ясалган юка коймак рецепты
Чәйләрегез тәмле булсын!
Ингредиентлар:
сөт 500 мл
йомырка 3 данә
он 200 г
атланмай (яки үсемлек мае) 30 г (2 аш кашыкгы)
шикәр 30 г (2 аш кашыгы)
тоз 2-3 г (1/2 бал кашыгы)
Бу ингредиентлардан 22см диаметрлы 15 коймак килеп чыга.
Барлык ингредиентлар да бүлмә температурасында булырга тиеш. Баштан, йомырка белән бергә тоз һәм шикәр комын,алар эреп беткәнчегә кадәр болгатабыз.Сөт өстибез һәм он салып бутыйбыз. Эретелгән атланмай яки үсемлек маен камырга агызып, тагын бер кат калак белән бутыйбыз. Камыр уртача сыеклыкта булырга тиеш. Коймак камырына бернинди йомшарткыч һәм сода салынмый, шуның хисабына ул юка чыга, ә коймактагы тишекләр табаны бик яхшы кыздыру сәбәпле,барлыкка киләләр.
Чәйләрегез тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев