Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Сарымсак белән помидор маринадлау

Бу рецепт өчен вак сортлы помидор куллану яхшырак булыр.

Помидорларны юабыз да, уртасын шырпы белән тишәбез. Сарымсакны юып, турыйбыз.

Маринад өчен 1 литр суга 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз һәм 1 аш кашыгы уксус кирәк булачак. Уксусны маринад кайнап чыккач кына салырга кирәк.

Стерильләгән банкаларга башта сарымсак, аннары помидорларны катлам-катлам тезәбез. Өстенә кайнап торган маринадны тутырып куябыз. Капкачларны томаламыйбыз, әстенә куеп кына торабыз.

Тутырылган банкаларны «су мунчасы»на утыртып, утка куябыз. 0,75 мл банкаларны 15 минут, ә инде 1 литрлыларны 20 минут тотарга кирәк.

Моннан соң банкаларны калай капкач белән томаларга. Әзер банкаларны кайнар килеш астын-өскә әйләндергә, өстен тастымал белән каплап, суытырга куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев