Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Нинди шашлык тәмлерәк?

Кайсы гына бәйрәм шашлыксыз уза икән?

Кавказ халкының бу ризыгы безнең якларда да үзгә әверелде. Шашлыкны дуңгыз, сарык, сыер, тавык итеннән һәм балыктан ясыйлар. Итнең тәмлелеге һәм йомшаклыгы маринадка бәйле. Ит катырак булган саен, аны маринадта озаграк тотарга киңәш ителә. Гранат согы белән маринад ясап карагыз әле. Башта түгәрәкләп киселгән суганны согы чыгарлык итеп кул белән уарга, тоз, борыч сибеп, кисәкләргә туралган ит белән бутарга. Аннан гранат согы салып, кимендә 10 сәгать тотарга. Ике аш кашыгы көнбагыш мае кушсаң, шашлык сусыл булып пешә. Кефир белән иң каты иттән дә шашлык йомшак була. Суган һәм тәмләткечләр кушып, итне тулысынча кефир белән капларга, яхшылап болгатырга һәм бер тәүлек маринадта тотарга. Мондый маринад тавык һәм сыер итенә яхшы. Минерал су белән шашлык тиз әзерләнә, ите йомшак, тәмле пешә. Тәмләткечләр салынган мондый маринадтагы итне бер сәгатьтән пешерергә дә була. Шашлык тәмле булсын өчен: Итне маринадлаганда алюминий савыт кулланырга ярамый. Балыкны маринадта 45 минуттан артык тотмагыз. Зур кисәкләр озаграк пешә, шуңа ваграк итеп, җепселләрен аркылыга турагыз. Итле савытны салкынча урында тотарга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев