“Маяк” кухнясы: Сез чөгендер ашы яратасызмы?
АШ-СУ

“Маяк” кухнясы: Сез чөгендер ашы яратасызмы?

​​​​​​​Кышкы чорда организмга витаминнар кирәк. Ә алар үзебезнең бакчаларда үскән кишер, кәбестә, чөгендердә тулып яталар.

Сезгә чөгендер ашы рецептын тәкъдим итәбез.

Итле шулпа кайнатасың. Итен алгач, бәрәңге, суган турап, чи чөгендерне ваграк кыргычтан кырып, шулпага саласың. (Чөгендерне күп итеп пешереп, кыргычтан чыгарып, өлешләргә бүлеп, морозилкада сакларга да була). Чөгендер төсен югалтмасын өчен шулпага 2 аш кашыгы аш серкәсе яки лимон согы салырга кирәк.

Тәлинкәләргә бүлгәч, өстенә яшел укроп белән каймак яки майонез да салып җибәрсең, искиткеч тәмле була.


Нет комментариев