Чәйләрегез тәмле булсын!
Кайнап торган сөткә манный ярмасы салып, куе ботка пешерәсе дә атланмай кушып, суытасы. Шуңа угычта уылган сыр, тугланган йомырка, тмин, тоз, борыч кушып янә болгатырга кирәк. 2 сәгатькә суыткычка алып куярга.
Алгач, суда манчылган куллар белән әвәләп, күмәчләр ясарга. Аларны майлы табага тезегез дә мичтә 20 минутлап пешерегез.
Алты өлеш өчен: 0,5 л сөт, 150 г манный ярмасы, 100 г таланмай, 150 г угычта уылган сыр, 2 йомырка, ярты аш кашыгы тмин, тоз, борыч кирәк.

.jpg)
Нет комментариев