Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Ләйсән Камиловадан кабартма (пончик) рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

Кирәкле ингредиентлар: 250 гр. сөт, 8 гр коры чүпрә, 4 аш кашыгы шикәр, бер чеметем тоз, 500 гр он, 50 гр акмай, 2 йомырка, кыздыру өчен көнбагыш мае.

Тирән савытка җылымса сөт, шикәр комы, чүпрә, ике аш калагы он салына. Чәнечке белән бутап, катнашманы ярты сәгатькә җылымса урынга куеп кабартып алабыз. Аерым савытта бүлмә температурасында җебегән акмайны йомырка белән бутыйбыз, тоз кушабыз. Моны кулдан яки миксер белән дә эшләргә була. Апара кабаргач, ике катнашманы бергә кушып янә бутыйбыз. Аз-азлап иләнгән онны кушып йомшак камыр басабыз. Ул кулга ябешми башларга тиеш. Камырны бер сәгатькә янә кабарырга куябыз. Ул ике тапкырга артырга тиеш. Камыр җитешкәч, кабартмалар ясап, сыек кызган майга салып, ике ягын да агач таяк белән әйләндереп пешереп алабыз (якынча 5-6 минут пешә). Соңыннан шикәр пудрасы сибәргә мөмкин.

Л.Камилова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев