Азнакаево
  • Рус Тат
  • Лимон кайнатмасы ясыйбыз

    Бик гади рецепт

    1 кг шикәр комына бер чынаяк су салып, кайнатырга утыртасың. Күбеген җыя-җыя 15 минутлап кайнатасың. Шул вакыт узгач, өстенә иттарткычтан чыгарылган бер зур лимон саласың (вак итеп турап салырга да була, минем үземә иттарткычтан чыгарылганы ошый). Кайнап чыккач, тагын 5 минут күбеген җыя-җыя кайнатасың. Суынгач, стерильләштерелгән банкаларга тутырасың. Бик ансат һәм бик гади генә рецепт.

    Венера МӘҖИТОВА

    Реклама

    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: