Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Әлешме, бәлешме? Кайсысы тәмлерәк һәм җайлырак?

Ул бәрәңге белән итне ничек кенә төрләндермиләр хәзер! Әле менә әлеш рецептына тап булдым да, пешереп карадым.

Безнең яклар бит бәлешкә күнеккән. Ә ул озак пешә. Әлеш исә ярты сәгатьтә әзер була. Шул ук бәлеш инде ул, әмма кечкенә варианты һәм тавык ите белән.

Кыскасы, нәкъ бәлешкә кебек бәрәңге, тавык итенең йомшагын, суганны шакмаклап турыйбыз. Тоз, борыч сибәбез. Тавык итенең тиресен турамадым, тәмлерәк булсын дип, эчлеккә бераз ак май эретеп салдым.

Камырына маргарин (80-100 г), калган 1-2 калак каймагым бар иде - аны, 1 стакан кефир (каймаклы булгач, мин су гына салдым), камыр йомшарткыч (разрыхлитель), бер чеметем тоз, шикәр комы, он салып, өчпочмак һәм бәлешнеке кебек камыр ясыйбыз. Мин йомырка салмадым.

Әбиләр дә тәмләп ашый торган йомшак камырлы, эче сусыл әлеш килеп чыкты.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев