Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Кызыл карлыганнан азнакай хуҗабикәләренә бер-ничә үзенчәлекле рецепт тәкъдим итәбез

Без тәкъдим итәбез, сез кулланыгыз.

Тәмле, кызыл карлыганлы морс

Кызыл карлыганны бераз су салып кәстрүлдә 2 минут пешерергә. Агач кашык белән изеп,тәменчә шикәр комы өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Кышка саклау өчен кайнар килеш банкаларга тутырырга.

Кызыл карлыганнан кетчуп

2 кг кызыл карлыган, 1 кг шикәр комы, 250 мл 5 процентлы шәраб яки аш серкәсе, 1 аш кашыгы дарчин, 2 аш кашыгы вакланган канәфер, 1 чәй кашыгы борыч кирәк.

Карлыганны изеп, тәмләткечләрне кушарга һәм 20 минут кайнатырга. Кетчуп куергач, уттан алып, банкаларга тутырырга, тимер капкач белән капларга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев