Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кышкылыкка телеңне йотарлык икра ясыйбыз

    Ашларыгыз тәмле булсын!

    Икра өчен 3 кг ташкабак, 250 г майонез, 100 г үсемлек мае, 250 г томат пастасы, 2 чәй кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы, 1 баш сарымсак, 2-3 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе кирәк. Ташкабакны иттарткыч аша чыгарырга һәм, сарымсактан кала, барлык ингредиентларны бергә кушып 1,5 сәгать кайнатырга кирәк. Аннары иттарткыч аша үткәрелгән сарымсакны салабыз һәм тагын 10 минут кайнатып алабыз. Газны сүндергәннән соң уксус салып болгатабыз һәм стерильләштерелгән банкаларга тутырып, тимер капкач белән ябып куябыз.

    Мәрьям Миңнеголова

    Фото социаль челтәрләрдән алынды

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: