Кәтлит яратасызмы? Роза Насыйбуллина сюрпризлы кәтлит рецепты белән уртаклаша
Ашларыгыз тәмле булсын!
Сюрпризлы котлетларны ясау өчен сезгә тавык филесы, йөзем, күрәгә, төшсез караҗимеш, он, йомырка, тоз һәм горчица кирәк була. Әлеге продуктларны кунакларыгыз санына карап чама белән алыгыз. Иң беренче, тавык филесын бик юка булмаган кисәкләргә бүлгәләгез, аннан әлеге кисәкләргә кесәләр кисегез. Кесәләрнең эчен һәм тышын тоз һәм горчица белән ышкыгыз. Җимешләрне яхшылап юып вак итеп турагыз һәм кесәләргә тутырыгыз. Кесәләрнең авызын теш чистарткыч таякчыклар белән эләктереп куегыз. Шуннан соң он белән йомыркага тоз сибеп яхшылап болгатыгыз, ит кесәләрен шушы сыек камырга манып алып, табада алтынсу төскә кергәнче кыздырыгыз һәм соңыннан әзер булганчы духовкада тотыгыз.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев