Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Кош теле

Чәйләрегез тәмле булсын!

Кош теле пешерү өчен 2 йомырка сарысы, өч йомырка алабыз, шуларга бер чеметем чәй содасы салып, яхшылап күпертәбез. Он салып, токмач камырыннан йомшаграк итеп озак кына (7 минут чамасы) камыр басабыз. Пакетка салып, камырны 15 минут ял иттерәбез. Аннан юка итеп җәеп ике катлап, махсус кискеч белән шакмаклар кисәбез. Өстенә бераз җәймә каплап тоткач, кызган көнбагыш маенда пешерәбез. Кош телен күпләр шул килеш, сиропсыз да ярата. Сироп ясарга уйласагыз, яртышар стакан шикәр комы һәм суны кайнатып чыгарганнан соң, янә 6 минут кайнатып, ярты аш кашыгы бал кушарга кирәк. Чәйләрегез тәмле булсын!

Н. Фазлыева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев