Үзенең рецептлары белән даими уртаклашып торган Сирена Галләмова өйдә тәмле конфет ясау серләре белән уртаклаша.
Төшсез кара җимеш, өрек, финик җимешләрен, берничә төр чикләвекне үзегезгә кирәк хәтле алып, 1-2 аш калагы солы ярмасы белән иттарткычтан чыгарыгыз. Бу массадан вак шарчыклар ясап, эретелгән 1 чәй калагы ак май, 70-75 процентлы кара шоколадта, кайберсен кокос онында тәгәрәтеп алдым. Менә шундый тәмле конфетлар барлыкка килде. Иттарткычтан чыгарганда кипкән алма, башка җимеш кушсаң да була.
–Мин кайчак 1 аш калагы бал да өстим, баллы яратмаганда, аны салмасаң да була. Шарчыкларны 20 грамм чамасында итәм, – ди Сирена ханым.

Ясап карагыз әле, тәмле дә, файдалы да.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев