Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Халыкара пицца көне уңаеннан азнакайлылар өчен тәмле рецепт

Бүген - Халыкара пицца көне. Шул уңайдан сезгә нечкә камырда тиз әзерләнә торган пицца рецептын тәкъдим итәбез.

Пицца камыры өчен түбәндәге ингредиентлар кирәк:

3 стакан он, 1,5 стакан су, 6 г. чүпрә, ярты бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы шикәр, 5 кашык үсемлек мае.

Эчлеккә:

Салями - 200 грамм; сөтле сосиска - 5 данә; томат пастасы- 1 аш калагы; голланд (сулугуни, моцарелла) сыры - 250 грамм; яшел тәмләткечләр (петрушка, укроп) - 1 бәйләм; зәйтүн җимеше - 120 грамм.

Әзерләү ысулы: Камыр ингредиентларын бергә кушып, йомшак кына камыр басабыз. Аны җылы урында (1,5 сәгатькә) кабарырга калдырабыз. Эчлеккә дигәннәрен вак итеп турыйбыз, сырны олы кыргычтан кырабыз. Камырны җәябез, томат пастасы сылыйбыз. Өстенә колбаса һәм сосиска куеп,  мул итеп сыр сибәбез. Сыр катламы өстенә боҗралап кискән зәйтүн җимешен һәм яшел тәмләткечләр сибәбез.

 Кайнар духовкада ( 180 градус җылылыкта) камыры пешеп кызара башлаганчы тотабыз. Пицца суык килеш тә кайнар килеш тә бик тәмле. 

Ашыгыз тәмле булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев