Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Кетчуп белән тозланган йомшак кыяр

Бик тәмле, йомшак та, суы да шәп эчелә.

Бу рецептны Әтнәдә яшәүче кодагый биргән иде. Аларда ашап карадым да, бик тәмле тоелды, йомшак та, суы да шәп эчелә. Теше булмаганнарга да шәп бу кыяр. Быел менә үзем дә ясап карарга булдым.

Баштан рассол кайнатабыз. Аның өчен 1,5 литр су, 1 стакан шикәр комы, 2,5 аш кашыгы тоз кирәк, кайнап чыккач, шуңа 6 аш калагы уксус, 6 аш калагы “Махеевь” чили кетчубы салып болгатасың. Банка төбенә зонтиклы укроп, 3 кыяк сарымсак саласың , кыярларны тезәсең дә, рассол коясың.

Мискигә утыртып, стерилизовать итәсең. Мин күбекләр чыкканчы тотам. Утыртканда су кайнар булмасын, юкса алар чатнап китүе бар. Бу ясаган рассол 2 данә 2 литрлы банкага җитте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев