Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Керән тамырыннан тәмләткеч

Керән тамырыннан (халык телендә хрен) ясарга өлгердегезме әле?

Өлгермәгән булсагыз, хәзер нәкъ вакыты.

Аны ясау өчен 1кг помидор, 200 гр керән тамыры, 200 гр (мин азрак алдым) сарымсак, бер аш кышыгы тоз (консервлар өчен йодсыз тоз кулланыла). Бу бик тиз һәм җиңел ясала. Керән тамырын яхшылап юу да җитә. Чистартырга да мөмкин. Яшелчәләрнең барысын да иттарткычтан үткәрәбез дә, тоз белән яхшылап болгатабыз һәм стериль банкаларга тутырабыз. Керән тамыры бик каты, шуңа аны кул белән әйләндерә торган иттарткычтан үткәрү кулай, чөнки электрныкы ватылырга мөмкин. Тәмләткечне суыткычта сакларга кирәк. Бозылмасын өчен капкачларга горчица сөртергә, я бераз көнбагыш мае салырга мөмкин.

Тәмле дә, файдалы да. Салкын тиюдән аеруча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев