Ләйсән Камиловадан кекс рецепты.
Кекс пешерү өчен 2 йомырка, 150 гр шикәр комы, 150 гр үсемлек мае, 200 гр он, яртышар чәй калагы ванилин, разрыхлитель кирәк булачак. Барысын бергә яхшылап болгаткач, башта формага 1-2 катырылган карлыган салам (кем ничек тели, вакланган чикләвек, йөзем, башка төрле җиләк-җимеш тә кушарга мөмкин) һәм өстенә камырны агызам. Пешкәч, өстенә шикәр комы сибелә. Кексны балалар бик яратып ашый. Тәмле булсын!
Автор фотолары
.jpg)
Нет комментариев