Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кальмардан тәмле ризык

    Алар өстәлегезнең чын бизәге булачак. Моның өчен бик күп вакыт та кирәкми.

    2 кальмар түшкәсе, 200 грамм дөге, 100 грамм шампиньон, 1 суган, 1 кишер, 3 аш кашыгы майонез, 2 борчак кара борыч, 2-3 салат яфрагы, тәменчә тоз, борыч кирәк булыр.

    Чистартып, кальмарны тозлы суда 1 минуттан артык тотмыйча  пешереп алырга. Суганны алтынсу төскә кергәнче кыздырып, гөмбәгә кушарга. Дөгене пешереп суытырга. Кишерне пешереп алырга. Дөге, гөмбә, суганны бутап, майонез өстәргә. Әлеге катнашманы кальмар эченә тутырырга.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: