Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Каен суыннан лимонад

Тиздән каен суы агар чак җитә. Медицинада аны язгы хәлсезлектән, авитаминоздан дәвалауда, иммунитетны ныгытуда, депрессиягә каршы кулланалар.

Ул сидек кудырту үзлегенә ия. Табиблар аны буыннар, тире авырулары, шулай ук бронхит, үпкә ялкынсынуы (пневмония) һәм башка тын юллары авырулары вакытында, үт куыгы, радикулит, ревматизм, артрит, туберкулез, баш авыртулары булганда кулланырга киңәш итәләр.

Шул ук вакытта каен серкәсенә аллергия булган кешеләргә аны эчәргә киңәш ителми. Бавырында таш, ашказаны җәрәхәте булганда да бу баллы суны кулланмавың хәерле.

Каен суы суыткычта ике көннән дә артык сакланырга тиеш түгел. Туңдырылган суга исә берни булмый. Ә менә җылыда озак торган каен суы белән агуланырга да мөмкин.

Каен суыннан лимонад ясавы бик җиңел: 1 литр каен суына 1 лимонның согын сыгып, тәменчә шикәр кушып богатасың һәм утта җылытасы, әмма кайнатып чыгармыйсың. Суытып эчәсең.

Фото https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев