Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Кабаклы өчпочмак

Азнакай хуҗабикәләре, кабактан өчпочмак пешергәнегез бармы?

  Танышларыма барган идем. Сирена ханым кабактан өчпочмаклар пешергән. Авызда эреп тора, тәме –искитмәле. Рецептын алдым. Сез дә пешереп карагыз әле.

–Кабакны көздән үк турап суыткычка тыккан идем, – ди ул. –Хәзер бик уңайлы, алып кына саласы. 1 стакан җылы сөткә йомшартылган ак май, 1 йомырка, 2 аш калагы сыек май, тоз, ярты стакан су өстәп, камыр бастым да бераз ял итәргә, һава суларга куйдым. Бу арада эчлеген ясадым: туралган кабак, бераз бүрттереп дөге, кайнар суда юылган йөзем (баллы яраткан кеше өрек салса да була) кушып болгаттым. Камырдан кечкенә түгәрәкләр ясап, эчлек салып, өчпочмаклар иттем. Майлап, духовкага тыктым. 180 градуста 50 минут тирәсе пеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев