Җиләк өлгергән, пирогын пешерик
АШ-СУ

Җиләк өлгергән, пирогын пешерик

Камыры да шәп, җиләге дә күп бу пирог рецептының.

Мин аны әле генә җыйган җиләктән пешердем. Алманыкын да гел пешереп торам. Кем ни тели – шуны сала ала.

Пирог өчен кирәк:

4 йомырка

250 г шикәр комы

8 аш кашыгы көнбагыш мае

350 г он

1 пакет разрыхлитель

150 мл сөт

1 лимон кабыгы

1 кг җиләк-җимеш

Йомырканы шикәр комы белән болгатабыз. Әз-әзләп шуңа май агызабыз. Онны разрыхлитель белән бергә салып, сөт өстәп болгатабыз. Майланган табага шушы массаны салып, өстенә җиләк-җимеш түшибез. Уртача температурада алсуланганчы пешерәбез.

Пирогны алгач, ванильле шикәр комы сипсәң, матур да, тәмле дә була.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев