Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
АШ-СУ

Ифтарга тәмле хичын рецепты

Ифтарга нәрсә пешерергә икән дип баш ватасыз икән, бу рецепт сезнең өчен. Бик уңайлы, җиңел һәм искиткеч тәмле ризык — хычин.

Әгәр дә Кавказ буйлап сәяхәт иткән булсагыз, иң популяр җирле ризыкны — хычинны әлбәттә ашап карагансыздыр. Бу  кавказлыларның милли ризыгы булып санала. Ул-камыр эчендә сыр яки сыр катыш бәрәңге һәм яшелчәдән гыйбарәт булган җәймә. Кавказлылар аны түгәрәк итеп җәяләр һәм табада кыздырып алалар. Ризыкның түгәрәк формасындагы җәймә булуы юкка түгел, ул кояшны символлаштыра һәм муллыкны белдерә. Шуңа күрә дә элек-электән туй яки бала тууы хөрмәтенә һәм башка бик мөһим бәйрәмнәрендә Кавказ халкы кунакларны хичын пешереп, мул итеп сыйлаган.

Ниләр кирәк булачак?

Камыр өчен: он - 3 ст., кефир - 1 ст., сода - 1 б. к. тоз – тәменчә.

Эчлек өчен: бәрәңге - 400 гр., брынза сыры яки сулугуни - 300 гр., акмай.

Ничек пешерелә?

Эчлек өчен, пешкән бәрәңгене кайнар килеш төябез, сырны эре угычтан уабыз һәм сусыл булсын өчен, акмай кушабыз. Кирәк кадәр тоз өстибез. 

Бәрәңге белән икесен болгатып, боламык ясыйбыз. Боламыкны тигез 4-5 өлешкә бүлеп түгәрәкләр әзерләп куябыз.

Савытка кефир, чемем тоз, сода  кушып, барысын бергә болгаткач, он өстәп, камыр басабыз. Камырны шулай ук 4-5 тигез өлешкә бүләбез.

Әлеге кисәкләрне җәеп, уртасына эчлекне салабыз һәм камырның баш – башларын чеметеп, эчлекне камыр эчендә калдырыр өчен,  пешкән вакытта ачылмаслык итеп, бик яхшылап җыйныйбыз. Аннан уклау белән булдыра алган кадәр юка итеп камырны тигезлибез, җәябез.

Коры, кызган табада җәймәне ике ягыннан пешереп алабыз. Эретелгән акмай белән мул майлап табынга куябыз.

Ашлар тәмле, тоткан уразалар саваплы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев